Найти тему
Интертат

Ришат Төхвәтуллин хәләл җефетенә йөгерә-йөгерә тәмлүшкә алып кайтып биргән

Яшь кияү Ришат Төхвәтуллинның спорт белән ныклап шөгыльләнүе турында тамашачылары да яхшы белә. Үземдә депрессия булмауда спортның ярдәме зур, дип белдерә ул бер интервьюда.

Җырчы иртән йөгерергә чыга, яраткан тамашачылары аның хәтта кайда һәм кая йөгергәнен дә белә. Чираттагы иртәнге «пробежка»га чыккач, аны өлкән яшьтәге ханым туктата һәм татлы күчтәнәчләр тапшыра. Ришат төгәллекне һәм тәртипне ярата торган кеше буларак, йөгерүдән туктамый, пакет тотып йөгереп кайта һәм күчтәнәчне диванда ятып торучы хәләл җефете Алиягә тапшыра.

Алия пакеттан зур чупа-чупс ала…