Найти тему
Интертат

«Төшемә керде. Улым, син исәнмени», дип сорыйм. Аны кочаклыйм, үзем елыйм...»

Оглавление

Россия кораллы гаскәрләрендә 2 ел хезмәт итү дәверендә Татарстан егете Таулы Карабахтан Украинага кадәр җитә. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән егет турында «Татар-информ» яза.

«Ачык, тырыш егет күпләр өчен дә яхшы дус иде»

Инсаф Нуруллин 2001 елның 11 мартында Мамадыш районы Урта Кирмән авылында дөньяга килә. 2019 елда мәктәпне тәмамлый. Укытучылары аны актив, күп чараларның инициаторы итеп искә ала. Ачык, тырыш егет күпләр өчен яхшы дус була.

«Хәтерлим, берсендә сыйныфка шундый эш йөкләнде: берәр үсенте алып килеп, аны мәктәп территориясендә утырту. Инсаф урманга барып һәр сыйныфташы өчен берәр үсенте казып алып кайтып, мәктәп янында утыртты. Алар әле һаман да үсеп утыра», – дип «Мамадыш-информ»га Инсафның сыйныф җитәкчесе, тарих укытучысы Ринат Хәйруллин сөйләгән.

Югары сыйныфларда Инсаф спорт белән шөгыльләнә башлый, төрле ярышларда катнашып, җиңү яулый. Егетнең инде ул вакытта ук тормышын хәрби эш белән бәйләргә теләвен искә ала укытучылары.

Аннары егет Түбән Камада Николай Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжына укырга керә. Аны 2020 елда тәмамлый.

Укып бетергәннән соң, 2020 елның октябрендә 19 яшьлек Инсаф Нуруллин үз тормышын ватанын саклауга багышларга дигән карар кабул итә һәм контракт төзи.

«Ул үзенең хәлләре турында гел сөйли иде. Авырлыклардан бервакытта да курыкмады, үзен кызгандырмады. Киресенчә, хәрби уңышлары белән бүлеште. Соңгысында кыйпылчыктан яралануы хакында, әмма сәламәтлегенә, тормышына куркыныч янамавы хакында әйткән иде», – дип искә ала Ринат Хәйруллин.

«Улым, син исәнмени?»

Мамадыш районы хәрби комиссары Андрей Сенкевич Инсаф Нуруллинның махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән үк Украинага җибәрелүе турында сөйләде. Моңа кадәр ул ярты ел Таулы Карабахта тынычлык урнаштыру операциясендә катнашкан.

Махсус хәрби операция зонасында Инсаф «Миротворческая» мотоукчылар бригадасының өлкән укчысы була. Хезмәттәшләре сүзләренчә, Инсаф, үзенең үлеменә берничә көн кала, сугыш кырында яраланган иптәшен батырларча коткара.

Узган елның 18 июлендә Инсаф Луганск өлкәсе Лисичанск шәһәрендә миномет уты аркасында һәлак була. Ул үз тормышы бәрабәренә взводы солдатларын коткара. Кинәт кенә килеп чыккан Kraken махсус бүлегенә каршы ут ача.

23 июль көнне Инсафның туган авылында меңнән артык кеше аны соңгы юлга озатырга дип җыела. Аның белән хушлашырга дип, бөтен авыл халкы килә. Солдатны озату мәрасимендә егетнең әти-әнисе соңгы көчләрен җыеп чыдый.

«Бөтен Мамадыш районы өчен зур югалту бу. Бүген без Украина территориясендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Инсаф Нуруллин белән саубуллашабыз. РФ президенты указы нигезендә Инсаф Фәритович Батырлык ордены белән бүләкләнә. Кызганыч, үлгәннән соң», – диде Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов.

Инсафның әнисе Люция Нуруллина, 4 ай үткәннән соң, улының өйләрендә, кәнәфигә яткан килеш төшкә керүе турында сөйләде.

«Мин аннан: «Улым, син исәнмени?» – дип сорыйм. Аны кочаклыйм, үзем елыйм. Үзем аңа сөйлим: «Документларың юк бит, кире алып китәрләр». Ә ул миңа болай ди: «Юк, әни алып китмиләр, мин анда башка бармыйм. Хезмәт иттем инде», – дип сөйли Люция Нуруллина, күз яшьләрен сөртеп.

«Герой егет үстерүегез өчен рәхмәт!»

9 декабрь көнне Урта Кирмән авылы мәктәбендә Инсаф Нуруллин истәлегенә мемориаль такта ачылды. Чарага туганнары, якыннары, әти-әнисе, апасы белән ире, Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы вәкилләре дә килә.

«Авылыбыз тарихында мондый мемориаль тактаның әле булганы юк иде. Бу – беренчесе. Үсеп килүче буынга ул Инсафның батырлык һәм кыюлык үрнәге булып тора. Истәлек тактасы батырлыкка чакыру буларак хезмәт итәчәк», – ди Ринат Хәйруллин.

-2

8нче сыйныф укучысы Муса Шәрифуллин хәзер үзенең элек Инсаф укыган класста укуын сөйләде. «Ул – минем туганым, абыемның иң яхшы дусты. Кечкенә вакытта алар гел бергә уйныйлар иде», – ди укучы. Малайның аның белән горурлануы күренеп тора.

Истәлек стендын ачу хокукы Инсафның әти-әнисе һәм район башлыгы Анатолий Ивановка бирелде.

Район җитәкчесе Инсаф Нуруллин батырлыгын өйрәнергә һәм «Тормыш дәресләрендә» үсеп килүче буынга аның турында сөйләргә кушты. Әти-әнисенә лаеклы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтен белдерде һәм аларга улларына үлгәннән соң бирелгән бүләкне – Батырлык орденын тапшырды. «Герой егет тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт!» – диде ул.

-3

«Безнең күңелләрдә ул һәрвакыт герой булып калачак»

Быел кышын Инсаф истәлегенә Мамадыш районында беренче чаңгы ярышлары узды. Шимбә иртәсендә шәһәр стадионы-ипподромының чаңгы базасында аеруча кеше күп җыелган иде. Якташ ггет истәлегенә берничә дистә бала һәм өлкән кешеләр килгән.

Инсафның сыйныфташы Таңсылу Мөхлисова егетнең үзе өчен гади классташ кына түгел, ә иң якын дусты булганын сөйләде.

-4

«10-11нче классларда 2 ел рәттән бер парта артында утырдык. Гел бергә идек. Аның белән имтиханнарга, олимпиадаларга бергә әзерләндек, кичләрен йөгерергә чыга идек. Ул бик намуслы, акыллы, эшчән, кыю һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше иде», – дип искә ала классташы.

Таңсылуның әтисе вафат булгач, Инсаф иң беренчеләрдән булып аңа ярдәм кулын суза. Армиягә хезмәт итәргә киткәч тә, кызның хәлләрен белешеп, сорашып тора.

«Соңгы тапкыр телефоннан сөйләшкәндә, октябрьдә кайтам, дигән иде. Ул вакытта аны ничек каршы алуыбызны, тагын бергә җыелуыбызны күз алдына китердем. Безнең күңелләрдә ул һәрвакыт герой, намуслы, көчле, батыр кеше булып калачак», – ди Таңсылу.