Стендап-комик, блогер Слава Комиссаренко күптән түгел генә, зурлап, матур туй уздырды. Социаль челтәрләрдә туй фотолары чыккач, ул котлаулар гына түгел, хатынының элек кем булуы хакында фикерләр дә ишетә. Интернетта, аның 26 яшьлек хатыны Юлия элек ачык роликларда төшкән, дип яза башлыйлар. «Бу вазгыятьтә барысы да куркыныч, бу хакта сөйләү – хурлык, әмма дәшми тору – тагын да хурлыклырактыр. Шуңа барысын да үзем кыска гына сөйлим», – ди Слава. Славаны барыннан да бигрәк хатынының «яшьлек хаталары» турында сөйләмәве үпкәләткән. «Әйе, кешенең үткәне төрле була ала, әмма бу турыда ачыктан-ачык әйтергә кирәк, яшерергә һәм ачыклангач кына танырга түгел. Әйе, бу турыда әйтү куркыныч, әмма бу хакта ирең бәллүр ай вакытында Интернеттан белсә, тагын да куркынычрак», – дип язган Слава. Интернетта исә Юлия кияүгә чыкканчы танышулар сайты өчен төшкән фотоларны тараталар. Ул анда «мин ирләргә үземнең видеолар белән ләззәт бирергә телим» дип яза. Шулай ук кыз, башка псевдоним белән, интим хезмәт кү
Стендап-комик Слава Комиссаренко хатынының «караңгы» үткәнен туйдан соң гына белгән
27 сентября 202327 сен 2023
2
1 мин