Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов шушы көннәрдә 2018 елда Элвин Грей белән чыккан низагның сәбәбен аңлавын әйтте. Сүз «Красивая, хороший» җыры турында бара. Искәртеп үтик, 2018 елның октябрь аенда Элвин Грей: «Гүзәл Уразова, тәрҗемәче Сафина белән берлектә, Россия авторлар җәмгыятенең җирле бүлеге аркылы «Красивая, хороший» җырына авторлык хокукын сәер генә үзләштерде. Аны без Бабек Мамедрзаев белән сезнең өчен әзерләгән идек. Мин хөрмәт иткән башкаручы буларак, Гүзәлне дуэт башкарырга чакырдык», – дип язган иде. «Красивая, хороший» җырын Россия авторлык җәмгыятендә Эльвира Сафина теркәгәнен 9 октябрьдә «ТНВ» телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында Уразова әйтте. «2016 елда Эльвира Сафина, РАОга барып, үзенең хокукларын яклап, килешү төзегән. Минем ул килешүгә бернинди дә катнашым юк. Мин ул килешү турында өченче көн, Радикның һөҗүменнән соң гына белдем», – дип белдерде Гүзәл Уразова әлеге тапшыруда. 2023 елның 26 сентябрендә Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов бу теманы кабат күтәрде. А
Илдар Хәкимов Гүзәл Уразова – Элвин Грейның җыр бүлешүе турында: «Вакыт узгач аңладык»
27 сентября 202327 сен 2023
3
1 мин