Күрше Һәдия әбигә кунакка кергән саен кара ипигә сары майны юка гына итеп ягып, чәй эчүләр әле дә күз алдымда. Тормыш алга барган саен адәм баласында киң күңеллелек дигән бик күркәм сыйфат юкка чыга бара. Хәзер инде элеккеге кебек күршегә керүләр, кичен капка төбендә сөйләшеп утырулар юк дәрәҗәсендә. Без кечкенә чакта бар да башка иде. Балачакта күршебездә ялгыз яшәүче Һәдия әбигә кунакка керә идем. Ул өч балалы Әсхәткә икенче хатын булып килә, әмма уртак балалары булмый. Мин белә башлаганда Әсхәт абый үлгән, Һәдия әби ялгызы яши иде. Балалары аны бик хөрмәттә яшәтте. Ай саен посылка җибәреп, ял вакытларында кайтып, әниләренең хәлен белеп кенә тордылар. Һәдия әбинең кечкенә генә җыйнак йорты авыл башында ук урнашкан. Тәрәзә төбе саен шау чәчәктә утыручы гөлләре, пөхтә итеп җыештырылган урын-җире, чигелгән ашъяулык капланган түгәрәк өстәле, ике якка ачылучы веранда ишеге, бакчасындагы ике төп кызыл шомырты ...барысы да күз алдымда. Ә менә сары мае аеруча исемдә калган. Балалар бик еш ке
Балачакның сары мае яки нигә киң күңеллелек югала бара?
27 сентября 202327 сен 2023
1
1 мин