Бүген Балтачка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов килде.
Икътисад министрын район башлыгы Рамил Нотфуллин озатып йөрде.
Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин ширкәтендәге эшчәнлек белән танышты.
Эшлекле сәфәре барышында ул шәхси эшмәкәр Булат Мөҗиповның "Таубетон" җәмгыятендә, Илһам Мөҗипов, Васыйл Мөҗипов оешмаларында да булды.
Очрашу вакытында киләчәктә “Норма” икътисади паркын оештыру мәсьәләсе каралды.