24 сентябрьдә кич белән Пермьнең Киров районындагы «Браво» сәүдә үзәге янында авариядә 17 яшьлек кыз һәлак булган. Зур тизлектә килә торган машина ике җәяүлене – егет белән кызны бәрдерә. Алар юлны яшел төскә чыгып барган. Йөртүче машинасын ташлап качкан, егет исән, кыз үлгән. Бу турыда Пермь.Онлайн хәбәр итте. Мәрхүмә кыз белән бергә баручы 18 яшьлек егет имгәнгән, ул хастаханәдә ята, диелә хәбәрдә. Кызны элеккеге сыйныф җитәкчесе искә алып сөйләгән. «Фаҗиганең ничек булганын белмим. Ләкин мин шуны тәгаен әйтә алам – кыз бернинди кагыйдә бозмаган. Ул бик мәрхәмәтле, актив кыз иде. Гафу итегез, бик кыен», – ди елый-елый Наталья С. Мәрхүмә кыз Краснокаманың 7нче мәктәбендә укыган. «Ул бик яхшы укыды. Мин чакырган бөтен чараларда катнашты, беркайчан ярдәм итүдән баш тартмады. Класста тәртип урнаштырырга тырышты, аны тыңлыйлар, хөрмәт итәләр иде», – ди укытучы. 9нчы сыйныфтан соң кыз бала Краснокама техникумына медицина эшенә укырга кергән, быел 2нче курска күчкән. «Комментарийларны укыды
Зур тизлектә килгән машина егет белән кызны таптаган, кыз үлгән, егет хастаханәдә
26 сентября 202326 сен 2023
1 мин