Җырчы, алып баручы Алмаз Мирзаянов социаль челтәрдә күңелендә булган борчулары, гыйбрәт алуы, бернигә дә карамыйча, алга таба барырга, дигән нәтиҗә чыгаруы белән уртаклашты. Ул үзенә авыр булган вакытта, дус дип йөргән кешеләренең дә булышлык күрсәтмәүләре турында яза. Бу турыда ул «Бер шигырь җибәрегез әле, зинһар, бик ошый миңа, бик матур сөйлисез» дип язылган хатка җавап итеп язды. Бу хатны аңа тамашачысы «сорау – җавап» рубрикасына юллаган булган. «Минем өчен 1 елга якын авыр тема бу. 7-8 ел элек мин шигъри дөньяга кереп чумдым. Матур шигырьләрне тизрәк ятлап, кешеләргә ишеттерәсе килеп, канатланып йөрдем. Ятлаганда һәр күзәнәгемә сеңдереп, үзем аша үткәрә идем. Сөйләп караган саен тамакка төер утыра. Шул төер беткәнчегә кадәр кабатлыйм. Сәхнәдән тамашачыларга җиткергәндә ләззәт алдым. Һәрвакыт эзләнүдә булдым. Меңләгән кайтаваз алдым. «Шигърияткә мәхәббәт уяттың» дип зурладылар, «сәхнәгә кабаттан шигырьләр кайтардың» дип канатландырдылар. Андый сүзләрдән мин инде бөтенләй хыял бол
Алмаз Мирзаянов: «Миңа каршы булган кешеләрне бер елга якын күзәттем»
25 сентября 202325 сен 2023
11
2 мин