Бүген иртән Чаллы янындагы трассада фура белән «Газель» янып беткән, 15 км бөке барлыкка килгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
М7 трассасында «Scania», «Газель» һәм «КамАЗ» бәрелешә. «КамАЗ» манипулятор кранлы була.
Шаһитлар сүзләренчә, кимендә 4 кеше имгәнә, берсе бик каты пешә. Урында «ашыгыч ярдәм» табиблары эшли.
«Татар-информ» хәбәрчесе белешмәсе буенча, биредә 15 км озынлыктагы бөке барлыкка килгән.