Найти тему
Татарский Мир

Мәүлид көне котлы булсын!

Оглавление

Мәүлид – мөселманнарның пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне искә алу, ул көнне шатлык белдерү өчен үткәрелә торган бәйрәме. Быел ул 26-27 сентябрьгә туры килә.

Безнең җирлеккә әлеге көнне искә алу гадәте бик нык таралмаган була. Тикшеренүчеләрнең билгеләвенчә, Мәүлид бәйрәме ХХ гасыр башында Истанбулда, Мисырда укып кайткан муллаларның инициативасы буенча үткәрелә башлаган. Бу көнне Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тормышын, эшчәнлеген бәян итеп, аны олылап, Коръән аятьләре, догалар, вәгазьләр укыганнар, фәкыйрьләрне сыйлаганнар. Татар мәктәп-мәдрәсәләрендә укучы балалар өчен дә махсус мәҗлесләр оештырганнар. Алар бу көнне ял иткәннәр. 1914 елның 25 һәм 27 гыйнварында, мәсәлән, “Шәрык” клубында балалар өчен Мәүлид бәйрәме уздырылган. “Ак юл” журналы бу чараны яктыртуга зур әһәмият биргән, анда бәйрәмгә багышланган язмалар, фотосурәтләр дөнья күргән.

“Таян Аллага!”

Бу көнне “Шәрык” клубының эчке ягын электр гирляндасы ярдәмендә котлау сүзләре белән бизәгәннәр. Балалар өчен “Убырлы карчык” дип исемләнгән махсус спектакль күрсәткәннәр, табын корып чәй эчергәннәр. Балалар үзләре төрле шигырьләр сөйләгәннәр, җырлар җырлаганнар.

Ахырдан 40-50 баладан торган хор Г.Тукайның “Таян Аллага” шигырен башкарган.

“Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул - рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.

Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!

Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!”

Мондый кичәләр Казан шәһәрендә генә түгел, мөселманнар яшәгән башка төбәкләрдә дә оештырыла. Ташкент шәһәрендә 1915 елның гыйнварында “Хива” театр бинасында балалар өчен бәйрәм ясаганнар, анда 70 кешелек балалар хоры Мәүлид бәйрәменә багышланган шигырьләрне сөйләгәннәр, җырлар җырлаганнар, спектакль куйганнар. Бәйрәмдә катнашучыларга аеруча өч тавышлы хорның чыгышы ошаган, бу хорда рус гимназиясе укучылары да катнашкан. Буфетлар эшләгән, бәйрәмгә багышлап махсус буклетлар әзерләнгән.

Оренбург шәһәрендәге Багбостан ханым мәктәбендә Мәүлид бәйрәменә алдан ук әзерләнеп, кызларга барысына да бер төсле итеп ап-ак күлмәкләр теккәннәр, чәчләрен бантлар белән бизәгәннәр. Шул рәвешеле, оештыручылар бәйрәмнең тантаналы булуына, тәэсирләрнең балаларның күңелләрендә озак елларга калуларына ирешкәннәр. Бәйрәмгә әниләрне, әбиләрне чакырганнар. Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын сөйләгәннәр, Коръән укыганнар, бергәләп салават әйткәннәр, башка кирәкле темаларга чыгыш ясаганнар. Балалар да, әниләр дә бәйрәмгә бик теләп катнашканнар.

Оренбургта Багъбостан ханым кызлар мәктәбенең «Мәүлид» бәйрәме. Сөембикә, 1915.
Оренбургта Багъбостан ханым кызлар мәктәбенең «Мәүлид» бәйрәме. Сөембикә, 1915.

Революциядән соң бу көнне зурлап бәйрәм итү традициясе өзелә. Бары тик чит илләрдә яшәгән татарлар гына Мәүлид бәйрәмен уздыруны дәвам итәләр.

ХХ гасыр башында Мәүлид бәйрәменә багышланган чаралар уздыру балаларга ислам кыйммәтләренең алар тормышында ни дәрәҗәдә зур роль уйнавын күрсәтү, йөрәкләрендә Аллаһка һәм аның илчесе Мөхәммәд галәйһиссәләмгә мәхәббәт уяту, иманны, калебне ныгыту өчен кирәк булган. Шуның белән бергә, бу бәйрәмнәр милли үзаңны арттыру, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен дә әһәмиятле булган. Миллилекне арттыру өчен оештыручылар бәйрәм табынында татар ризыкларына өстенлек биргәннәр, балаларга татар шагыйрьләренең шигырьләрен өйрәткәннәр. Бу кичәләр вакытында хәйрия чаралары да уздырылган.

Мәүлид төнендә

Зыя Ярмәки

Кышкы төн, тынлык, суык, тик ярты ай
Ак көмеш төсле нурын шәп чәчрәтә,
Җир йөзе бар җиһанга йомшак ямь белә
Елмаеп, белмим нидер зарыгып көтә.

Уйга чумган киң басу, урман, ялан,
Җилбәзәк тезгән агачлар ямь коча,
Кайда-кайда яшь көмеш бөртекләре,
Ай нуры берлә уйный - терелеп оча.

Тезелешеп киң күктә йолдызлар яна,
Хак көче ачкан караңгылык пәрдәсен.
Күк ишекләре ачылган барысы да.
Хак кабул итсен ятимнәрнең яшен.

Дөньяда калсын диеп чынлык кына.
Бер Ходайның Кәгъбәсен пакь көч коча,
Бер дә шиксез, изге җаннар, аңлагыз -
Мәккә өстендә бөтен ак нур оча.

Нигә күз салсаң, сиңа бер сер сөйли
Бар мөселман шатлыгы - Мәүлид төне.

(“Ак юл”журналы, 1914 ел, 25 гыйнвар (№20).

Ләлә Мортазина әзерләде