Россия буйлап гастрольләр гөрләп барганда кинәт югалуы турында җырчы Лилия Хәмитова «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында сөйләде. «Минем югалуым – бала табу [белән бәйле]. Миңа «бесплодие» диагнозы куйганнар иде. Балага узгач, балага 1 ел вакытымны бирәм, дигән сүзем булды. Анда да барып кайта торган гына гастрольләргә бардым әле. Мотивациягә ышана башладым. Өйдә бала йөгереп йөргәнен күз алдына китерә идем. Концертта бүләк ителгән уенчыкларны идәнгә таратып ташлый идем. Оптимист мин, бик нык. Начарлыкны беренче рәткә куймыйм. Бу – үтәчәк, минем алда барысы да яхшы булырга тиеш, дип уйладым. 34 яшьтә ир бала таптым. Ул 4 килога якын иде, хәйран кулга тотарлык, аннан да матур бала юк иде. Сөннәтле булып туды. Бердәнбер бала! Үзе генә булганга үкенәм. Әмма, күрәсең булса, 1 баладан да күрәсең, язмаса, 10 бала тапсаң да күрмисең. Бүгенге көндә тәүфыйклы, миңа дустым кебек, әбисенә игътибарлы. Минем аны табуым гына дөрес булды, күбрәк әбисе белән үсте инде. Ирем белән торып китм