Күптән түгел журналист Айзилә Батырханованың «Бери и помни»/ «Ядәч» фильмы турында фикерен язган идек. Хәзер кинотеатрларда бара торган бу фильмны Байбулат Батулла төшерде һәм анда төп рольне Рабит Батулла башкара. «Төрле уйлар… Гафу, итегез, мин, ничектер, шәхесләрне сәрхүш яисә шәрә итеп күрсәтүгә каршы… Аңлыйм, бәлки, стереотипларны бетерергә кирәктер… Әмма, ничек кенә булмасын, Рабит Батулланы без актер буларак түгел, ә татар милләтенең җәмәгать эшлеклесе итеп кабул итәбез… Эчтәлеге уйландыра, әлбәттә...» – дип язды ул вакытта Айзилә. Шушы көннәрдә ул бу фильмны башка яктан ачуы турында хәбәр итте. Ул Фәнис Җиһанша һәм Миләүшә Хәбетдинованың фикерләрен үзенең сәхифәсендә урнаштырган. Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша «Россия 1. Татарстан» каналына түбәндәге фикерен әйткән. «Нинди генә каршылыклы фикерләр очрамасын, анда: татар әбиенә охшамаган Роза Хәйруллинамы, Батулланың шәрә күтеме, анда пәрәвезле тәрәзә, ризык өстендәге чебеннәрме – алар барысы да мәхәббәт белән төшерелг
Җиһанша Батулланың «Ядәч! Истә!» фильмында ялангач төшүе турында: «Мәхәббәт белән бит»
23 сентября 202323 сен 2023
2 мин