Бөрйән районының Иске Сөбхәнгол авылыннан мобилизацияләнгән Илнур Сәгыйтовны соңгы юлга озатканнар. Район башлыгы кайгы уртаклашу сүзләрен җиткереп, шул хакта хәбәр иткән. «Йәшлек» гәзите хәбәр итүенчә, хушлашу мәрасименә Башкортстан хөкүмәтеннән килгән вәкил, военком, район башлыгы катнашкан. «Туганнары исеменнән Әлфирә Сөләйманова һәм Зилә Закировага сүз бирелде. Алар 25 яше дә тулып өлгермәгән Илнурны тату, бердәм гаиләдә үскән киң күңелле, ачык, акыллы, ярдәмчел, батыр егет дип искә алдылар», – дип яза басма. Илнур Иршат улы 1998 елның 27 сентябрендә авылда туа, агросәнәгать көллиятендә укый. Армиядә хезмәт иткәч, вахтага китеп эшли башлый. 2022 елның 28 сентябрендә мобилизацияләнә. «Ул туган илебезне нацизмнан яклап, Ватаныбыз иминлеге һәм безнең тыныч, бәхетле тормыш хакына үзенең хәрби бурычын бүгенге көнгә кадәр намуслы һәм лаеклы үтәде. Яугир якташыбызның әти-әнисе, якыннары һәм туганнары алдында олы хөрмәт белән баш иябез, аның турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге с
25 яшьлек Илнур истәлегенә: «Җир яшерә кара куйнына, Сызлый аның әче ярасы...»
23 сентября 202323 сен 2023
2
2 мин