Кореяда авыр хәлдә хастаханәдә ятучы Мамадыш кызы Венера турында «Интертат» язган иде. Венера һәм аның әнисе Марина Сапурина әле дә чит ил хастаханәсендә. Әни кеше кызын Россиягә алып кайтырга тели, тик бу – җиңел генә башкарыла торган эш түгел. Авыруны махсус борт белән генә алып кайтып була, ә моның өчен бик күп акча кирәк. Социаль челтәрләрдә кыз һәм әнинең хастаханәдәге видеосы таралды. Блогерлар ярдәм җыюлар игълан итте. Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова да үзенең аккаунтында пост урнаштырды. «Дуслар, Венера һәм аның әнисенә ярдәм кирәк. Мамадыш районы кызы 3 ел элек Кореяга эшләргә киткән. Җәй көне аңын югалтып егылган, башы нык бәрелеп, комага киткән. Бала үлә, дип, әнисен хастаханәгә чакыртканнар. Әнисе 3 ай дәвамында бу турыда беркемгә дә сөйләмәгән. Дәвалануны түләү өчен фатирны сатканнар. Хәзер акчалары калмаган. Авиалинияләр кызны алып кайтудан баш тарта. Әни кеше кызын калдыра алмый. Дәвалануга түләү өчен эшеннән дә ярдәм иткәннәр. Анда дәвалануөчен миллионлаган акча кирәк. Әнисе
Кореяда авыр хәлдә ятучы Венераның әнисе, күз яшьләре аша: «Үтенәм, ярдәм итегез»
5 октября 20235 окт 2023
1 мин