«Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Көшкәтбаш мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә «Чиста чишмә» дип аталган экологик акция уздырдылар.
- Үзәк урам, чишмә һәм аның тирәсендәге территориядәге чүпләр җыештырылды. Чишмә тирәсенә агачлар утыртылды. Табигый тыюлык җитәкчесе Рәнис Вафин укучылар белән табигатьне саклау, аның байлыкларын дөрес куллану турында әңгәмә үткәрде, - дип хәбәр итәләр Көшкәтбаш мәктәбе коллективы.
Фотосурәт Гөлнара Рахматуллинадан.