Әле җәй иде, җәй иде… Әле кешеләр эштән кайтканда су буена төшеп коеналар, рәхәтләнеп йөзәләр, әле төннәрен тышта йоклыйлар иде. Ләкин көз җитте, көз килде… Көз сиздерми генә бер җәйге иртәдә килеп җитә, моны әле күп кеше сизми. Әле кояш та каты кыздыра, әле табигать тә яшел. Ләкин җитте инде ул көз, тагын килде… Аны бакчадагы тирәк агачлары сизде, алар да шомлырак шаулый башладылар. Алар шулай зарланалар, эч серләрен бушаталар. Әй дөнья, нигә болай соң син? Кай арада җәйләрең үтеп китә? Бакчадагы шомырт та әкренләп берничә яфрагын саргайтып куйды, хәсрәтле җилфердәп, гомернең кыска булуыннан зарланды. Көз – бик тиз килеп җиткән була һәм, олы җанлылык күрсәтеп, җәйгә үзенең эшләрен тәмамларга берәр атна мөмкинлек бирә. Ләкин инде боларның барысын да ашыктырып көз эшләтә. Урамнарда җил йөгерә башлый, ул җәйне куалый, көз патшалыгына урын әзерли. Урманнарга, кырларга, бакчаларга көзге моңсулык тула. Бу билгеләр август ахырында ук сизелә башлый. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матур
Татарча сочинение "Әй, бу көз | Эй, бу коз"
5 октября 20235 окт 2023
1
2 мин