Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем. Игенче кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлык белән иген үстерә. Укытучы да нәни баланың күңеленә яхшылык орлыгы чәчә,белем бирә,тәрбияли. Менә шуңа күрә дә мин Гүзәл Сәмигулла кызын, татар теле һәм әдәбият укытучын бик яратам. Ул безнең сыйныфта татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Үзенең көләч йөзе, ягымлы күз карашы һәм тыныч тавышы белән барыбызны да үзенә каратты,күңелләребезгә ачкыч тапты. Менэ шулай зур сабырлык белән безне белем диңгезенә алып кереп китте. Гүзәл Сәмигулла кызы дәресләрне мавыктыргыч,кызык итеп алып бара белә. Авыр темаларны да җиңел һәм аңлаешлы итеп ачып бирә. Ул безнең арабызда берәр нинди аңлашылмаучанлык килеп чыгуын, авырып китүебезне яки кәефсез чагыбызны бик тиз сизеп ала. Һәрвакыт игътибар белән тыңлый, юата, ярдәм итә. Ул безнең тырышканны күреп, мактый, кирәкле урында ачулана да белә. Кызганычка каршы без кайчакларда үзебезнең бил
Татарча сочинение "Минем яраткан укытучым"
5 октября 20235 окт 2023
16
1 мин