«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова җырчы Ильвинаны кунак итеп чакырган. «Түзә йөрәк, түзми нишләсен соң? Әнә шул юллар искә төште. Бу сүзләрне җырларына салган өчен генә түгел, ә тормышта ни булуга карамастан, матур итеп алга атлавын дәвам итә. Үзенчәлекле тавышы белән тамашачының мәхәббәтен казанган. Мин бер кыенсынусыз әйтә алам, башка җырчы кызлар миңа үпкәләмәсеннәр, татар эстрадасының иң чибәр кызларының берсе», – дип тәкъдим итте ул җырчыны. – Минем өчен беренче урында гаилә иде. Башта – әти-әнием, аннары – үзем корган гаиләм, соңрак – балам. Шуңа да эстрадага кереп китеп бетә алмадым. Мин сәхнәдә дә күренәм, экранда да бар кебек, шул ук вакытта юк та кебек. Сабыр булырга, өйдәгесен тышка чыгармаска өйрәтеп үстерделәр. Әйткән сүз – аткан ук бит инде ул, синең өчен уңай тәмамланырмы яки тискәре чагылыш табармы, белмисең. Бала тапкач, мин декретка киттем, аның һәр мизгелен күрә алуым белән бәхетлемен. Балам белән тыгыз эл
Ильвина бай гаиләгә килен булып килүе турында: «Гаиләмнән киткәндә, 7 кредитым бар иде»
4 октября 20234 окт 2023
2 мин