Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә ярдәм җыю игълан итте. «Дуслар! Сезнең ярдәм кирәк. Әйдәгез, Алсуга ярдәм итик. 8 9224263343 #Сбербанк. IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә үзенең таланты белән күпләрне таң калдырган, җиңүче кызыбыз, Алсуыбыз, бүген ярдәмгә мохтаҗ. Дуслар! Читтә калмыйк», – диелә бу хәбәрдә. Постагы фотода балага аякка басарга ярдәм кирәк булуы язылган. «Алсуның аягын ампутацияләделәр, аңа кыйммәтле протез кирәк. 500 мең сум – ик зур акча. Әйдәгез, ярдәм итик», – диелә.
Ярдәм кирәк: «Җәлил укулары» әдәби бәйгесендә җиңгән Алсу аяксыз калган
21 сентября 202321 сен 2023
1
~1 мин