Аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова сторисларында усал телле хейтерларының үзенә ниләр язганын күрсәткән. Кайберәүләр фикеренчә, мөселманча киенеп йөргән хатын-кызларга диңгезгә бару, ял итү килешми. Гаиләсе белән Сочида ял итеп кайтканнан соң, Рафиләгә: «Мөслимәләргә уртак мунча, бассейннарга ярамый бит йөрергә», «Буркиниеңны (мөселман хатын-кызлары өчен су керү киеме – ред.) киеп, шәрә ирләр карап йөрисеңме?» – дигән эчтәлекле смслар килеп ирешкән. Мондый сүзләр күңеленә тимичә калмагандыр, әлбәттә. Тик Рафилә мондый кешеләр белән ачуланышып утыруны кирәк санамаган, сторисларында иронияле җавап язган, шәрә ирләрне «күзәтергә өйрәтү» буенча мастер-класс үткәрергә вәгъдә иткән. Барыгызга да күп сәлам, дусларым. Бар монда хәлләр. Кичә минем ник Сочига барганны ачыклаганнар, «чиста суга» чыгардылар. Сез дә хәзер белдегез инде ни өчен мин диңгезгә бардым. Признаюсь, Дубайга да шуның өчен барган идем. Үзләренә караганны сизмәсеннәр өчен, махсус кара күзлек киеп йөрдем әле, вәт. Мәккәдә дә шу
Диңгезгә барган мөселман блогерга язалар: «Буркини киеп, шәрә ирләр карап йөрисең»
20 сентября 202320 сен 2023
2
1 мин