Махсус операциядә Туймазы районы Ярмөхәммәт авылыннан 42 яшьлек Алмаз Ганиев һәлак булган.
«Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган авылдашыбыз Ганиев Алмаз Фәзит улын соңгы юлга озаттык. Үлгәннән соң «Батырлык ордены» белән бүләкләнде ул. Әнисе Әлфирә Шәрип кызының, бертуган апасы Гөлиянең, энесе Булатның һәм барлык туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Сугыш кырында һәлак булган авылдашыбыз Алмазның урыны җәннәттә булсын.
Тыныч йокла, батыр егет,
Һәлак булдың яклап илеңне.
Яуда түгел, тыныч вакытта да
Кичектереп булмый үлемне», – дип язылган Туймазы районы төркемендә.
42 яшьлек Алмаз Ганиев контракт буенча хезмәт иткән. Артиллерия утка тотканда һәлак булган. «Батырлык» орденын аның әнисе Әлфирә Шәрип кызына тапшырганнар.
Хәрбинең якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен район башлыгы Айдар Суфиянов җиткергән.
Алмаз соңгы елларда «Башнефть»тә автослесарь булып эшләгән. Якыннары аның ярдәмчел булуын искә төшерә. Ул май аенда, контракт төзер алдыннан, Ярмөхәммәт авылы зиратын тәртипкә китергән.
Аның күршесе, укытучысы Рәзинә Мусина Алмазны озатканда җылы сүзләр әйткән.
«Алмазны мин башлангыч классларда укыттым. Аңа кисәтү ясыйсы юк иде. Ул «өчле»ләр алмады, тәртипле, спорт яратучан егет иде. Ни өчен аны авылдашлары яраткан, дигән сорауга мин бер мисал китерер идем. Бервакыт минем улларым китте, мин бакчага көрәк белән чыктым. Алмаз мине күрүгә йөгереп килде, көрәкне алып, бөтен бәрәңгене казып бетерде.
1 июльдә ул минем улым Рөстәм белән телефоннан сөйләште. Иртәгә зур торак пунктны штурмларга керешәбез, анда дошман нык оялаган, диде. Ул сугышта Алмаз үзен чын каһарман итеп күрсәткән, бер җире дә сыдырылмаган. Әмма сентябрь башында ул шалтыратмый башлады. Аннары без аның һәлак булуын белдек. Без Алмазны бик юксынырбыз. Мәңгелек хәтер аңа!» – дигән ул.
«Безнең егетләр үлгәндә, безнең өчен зур кайгы. Алмаз кайгыртучан, дуслары, туганнары өчен терәк иде. Аны шулай истә калдырырлар», – дигән район башлыгы.
«Әлфирә апаның, туганнарының кайгысын уртаклашам, Алмазның урыны оҗмахта булсын»;
«Тыныч йокла, күрше. Тагын бер яшь гомер яши дә башламаган көе өзелде»; «Япь-яшь егетләр үлүе – әйтеп бетергесез фаҗига. Сүз юк! Шок!»;
«Моңа карау ничек авыр», – дип язалар Туймазы төркемендә.