«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Әй язмыш, язмыш» тапшыруына автор-башкаручы, берсеннән-берсе матур хитлар авторы, тәмле ипиләр пешерүче Айдар Тимербаев кунак итеп чакырылган. Тапшыруны алып баручы Зәмирә Рәҗәпова Айдар Тимербаевтан хатыны Гөлнара белән танышу турында сөйләвен сорады. «Мәдәни үзәктә дебют концерты уздырдык. Гөлнара чәчәк алып менде. Мин шунда беренче күрүдә гашыйк булдым. «Ничек булса да минеке булырга тиеш», – дидем үз-үземә. Шул ук көнне аны озата бардым. Ул таныш егетнең дус кызы белән килгән. Беренче көнне үк, «мин сиңа өйләнәм барыбер» дидем. 3 ел очрашып йөрдек. Янына көнгә 2 тапкыр барсам, 2 тапкыр чәчәк белән бара идем. Ел буена чәчәксез барган көннәр 1 айга да тулмыйдыр. Белмим инде, менә шулай эшлисе килә иде. Әти белән бик еш урманга менә идек, себеркегә, көрәк сапларына. Менгән саен әти әнигә чәчәк җыя иде, һәрвакытта да. «Улым, хатын-кызга һәрвакыт чәчәк бүләк итәргә кирәк», – дип әйтә иде әти. Гөлнарага чәчәкләрне хәзер дә бүләк итәм, әмма көн сае
Айдар Тимербаев хатынына мәхәббәте турында: «Берничә көнгә аерылып торырга кирәктер»
21 сентября 202321 сен 2023
67
1 мин