Алып баручы Айзилә Батырханова кинотеатрларда бара торган «Бери и помни»/ «Ядәч» фильмын карап кайткан. Бу фильмны Байбулат Батулла төшерде һәм анда төп рольне Рабит Батулла уйный. Айзилә Батырханова фильмны караганнан соң түбәндәге фикерен белдерде.
«Төрле уйлар… Гафу, итегез, мин, ничектер, шәхесләрне сәрхүш яисә шәрә итеп күрсәтүгә каршы… Аңлыйм, бәлки, стереотипларны бетерергә кирәктер… Әмма, ничек кенә булмасын, Рабит Батулланы без актер буларак түгел, ә татар милләтенең җәмәгать эшлеклесе итеп кабул итәбез… Эчтәлеге уйландыра, әлбәттә...» – дип язган ул социаль челтәрдә.
- Казан бомжын актриса иткән Байбулат Батулла: «Әтине яшәртәсе килгәнгә кино төшердем»
- Хәер сорашып утыручы Суфия әби Байбулат Батулланы акча бирмәүдә гаепли
- Рабит Батулла: «Йөз елга якын барган пропаганда халыкны маңкортка әверелдерде»
- Батулла дәүләтендә тәртип урнашты: татар теле дәүләт теле дип игълан ителде, улы Нурбәккә рәсми котлаулар килеп иреште, Батуллаларның берсе депутат булырга мөмкин