Бүген Азәрбайҗан Таулы Карабахта «конституцион тәртипне саклау» максатыннан антитеррор операциясен игълан итте. Азәрбайҗан белдерүенчә, тынычлык урнаштыру өчен, Карабахтан әрмән хәрбиләрен чыгару һәм Степанакерттагы режимны тарату тора. Азәрбайҗан җитәкчелеге әйтүенчә, алар Таулы Карабахтагы хәрби көчләрне юк итәргә телиләр. Советлар Союзы вакытында башлыча әрмәннәр яшәгән Таулы Карабах Азәрбайҗан автономиясе иде. Үзгәртеп кору елларында Таулы Карабахтагы әрмәннәр белән азәрбайҗаннар арасында сугыш башлана. Бу сугышта Азәрбайҗан җиңелә, Әрмәнстан Таулы Карабахны гына түгел, Азәрбайҗанның 7 районын басып ала, андагы халыкны куа. 2020 елгы сугышта Азәрбайҗан Таулы Карабахта җиңүгә иреште. 1988-1992 елгы сугышта оттырган 7 районны һәм Таулы Карабахның бер өлешен – Шуша шәһәре тирәсен Азәрбайҗанга кайтарды. Төбәккә Россия хәрбиләре тынычлык урнаштыру көчләре буларак кертелде. Таулы Карабахның бер өлеше әрмәннәр контролендә калды. Алар Лачын шәһәре янындагы юл аша Әрмәнстан белән бәйләнештә
Таулы Карабахта тагын сугыш: Азәрбайҗан «терроризмга каршы көрәш» операциясен игълан итте
19 сентября 202319 сен 2023
1 мин