Арча районы «Кырлай» хуҗалыгы кырларында бәрәңге өелеп ята – бу хәбәр безгә мессенджерлар аша килеп җитте. Халык өем-өем бәрәңгенең әрәм булуына борчылды. «Кырлай» басуына килдек. Нихәтле бәрәңгене шулай әрәм итеп ташлаганнар. Эресе бар, вагы бар, нинди сорттан кирәк», – дип сөйли видео авторы. Хуҗалыкны дөньяга җитәкчесе Габделхәй Кәримов танытты. Ул оештырган «Сервис-Агро» ширкәте Татарстанда иң эре агрофирмаларның берсе булды. Инвестор карамагында территорияләре 24 мең гектар җирне тәшкил иткән «Кырлай», «Игенче» хуҗалыклары исәпләнде. Кызганыч, Габделхәй Кәримов 2020 елның кышында 59 яшендә вафат булды. «Кырлай» агрофирмасы белән Габделхәй Кәримовның улы Марат Кәримов җитәкчелек итә. Хуҗалык бәрәңге үстерү буенча профильләшкән. «Кырлай» басуларын һәрвакыт алдынгы дип, үрнәк итеп куялар. Республика җитәкчелеге дә шушы хуҗалык кырларында еш була. Халык сүзләренчә, бу хуҗалык кырларында үскән бәрәңгене белән бөтен Казан халкын тәэмин иткәннәр. Шуңа күрәдер дә басу кырында өелеп яткан
«Нихәтле бәрәңге әрәм»: Ярты Татарстанны ашаткан «Кырлай» басуында бәрәңгеләр өелеп ята
18 сентября 202318 сен 2023
2
1 мин