Якын арада Украинадагы хәрби хәрәкәтләр туктамаячак. Бу хакта НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг белдерде. ТАСС шул турыда яза. «Украинаның НАТОга эләгүенә шик юк», – дигән ул немецча чыга торган Funker газеталарында басылган интервьюсында. Столтенберг Украинада хәрби хәрәкәтләренең кайчан тәмамланачагын «беркем дә белми» дигән. «Күпчелек сугышлар баштан ук көтелгәннән озаграк дәвам итә. Шуңа күрә без Украинада озакка сузылган сугышка әзер булырга тиешбез. Без барыбыз да тизрәк тынычлык телибез», – дип өстәгән НАТО генераль секретаре. Аның фикренчә, әгәр Украина көрәшүдән туктаса, ул «булмаячак». Ә Россия хәрби хәрәкәтләрне туктатса, тынычлык булачак, дип саный Столтенберг. «Бу сугыш беткәч, безгә Украина өчен куркынычсызлык гарантияләре кирәк. Югыйсә тарих кабатланырга мөмкин», – дип раслый ул. 11-12 июльдә Вильнюста узган НАТО саммиты нәтиҗәләре буенча, Столтенберг блокка кергән илләрнең Украинага таба 3 адым ясавын белдерде. Аннан Альянста әгъза булу өчен эш итү планын үтәүне
НАТО генераль секретаре Украинадагы конфликтның озакка барачагына әзер торырга кушты
17 сентября 202317 сен 2023
1 мин