«ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова кунакта булды. «Минем дус кызларым юк һәм булмады да. Гомер буе серләремне әнигә генә сөйләдем. Әни киткәч, кызларга сөйлим» дигәнсез бер интервьюда», – диде алып баручы Лилия Кадыйрова. «Әни шулай өйрәтте мине. Беркайчан да яшьтәшләрең арасында якын дустың булмасын. Ә якын дустың беркөнне синең дошманыңа әверелергә ихтимал. Ул синең бөтен эчке дөньяңны, эчке сереңне белә. Ә алар – чит кеше өчен түгел, үзең өчен генә булырга тиеш. Шуңа күрә мин беркайчан да әнидән артык ахирәт эзләмәдем. Минем дусларым күп, ә эчке дөньяны уртаклашкан кешем – әнием, әбием булды, хәзер – кызларым. Әни җитми. Җиде юл чатында каласың, соңгы сүзне әни әйтә иде, һәм ул дөрес була. Әнинең киңәше – «һәрвакытта түземле бул», авыр юл булса да, шуннан барырга кирәк икәнен аңлыйсың. Әни киткәнгә быел 10 ел. «Кеше кулларына калмасам, балаларга авырлык китермәсәм ярар иде», – дип сорый иде. Күңеле матур булганга үлеме