Азнакайда яшәүче блогер Альбинуш – Альбина Харисова («Инстатарки» аккаунты аша танылган иде), үзе белән якыннанрак таныштыру максатыннан, туры эфир үткәрде. Бу видеосында ул чын күңелен ачып салуы турында әйтә. «Үзем турында сөйлисем килә. Мин Альбина. Мин шәһәрдә тудым. Мин бик бай гаиләдә үстем. Безнең 3 машинабыз, 3 гаражыбыз, бик зур фатирыбыз бар иде. Әти-әнием миңа мин теләгән бөтен нәрсәне бирде. Болар бөтенесе әни үлгәнче булды. Мин әниемне югалттым. Миңа 10 яшь иде. Бу көнне мин гомерлеккә истә калдырдым. Һәр мизгелне хәтерлим. Аның миңа кул болгавы истә. Икенче катта, тәрәзә янында басып торганда, ул миңа кул изәде. Аны «ашыгыч ярдәм» машинасында алып киттеләр. Аңа тычкан бизгәге эләккән иде. Аны чистартканда, аның йөрәге түзмәгән, ул шуңа үлде. Мин 6 яшьлек энем белән әнисез калдым. Без башта 3-4 ай әти белән элеккечә яшәдек. Аннары әтинең бизнеста проблемалары башланды. Безнең тормыш аска таба тәгәрәде. Минем үги әнием барлыкка килде. Бик әйбәт үги ана. Бик әйбәт ана, ул ми
«Үги әнине күрәлмадым» – Азнакай блогеры әнисенең үлеме, сихер белән мавыгуын сөйләде
17 сентября 202317 сен 2023
5
1 мин