Чиләбедә пластик операциядән соң үлгән хатынның туганнары компенсация таләп итә. 2020 елның ноябрендә Юлия Б. Сургуттан килеп, медицина үзәгендә арт ягын тарттыра һәм липоксация ясата. Операция ясагач, берничә көннән ул үзен начар хис итә, аны хастаханәгә салалар. Бер тәүлектән Юлия үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә. Туганнары медицина үзәген гаепли, берничә миллион компенсация таләп итә. Компания гаебен таный, тик андый сумма түләүдән баш тарта. Юлиягә 46 яшь була. Ире Гани Б. сүзләренчә, аңа хатынының кыяфәте ошый. Хатын гел спортзалга йөри, үзен карый. Ләкин тагын да матуррак булырга тели. Липоксация ясатыр өчен медицина үзәген дә таба. Сургуттан Чиләбегә килеп, операция ясата, анестезиядән соң күкрәгендә авырту тоя. Табиблар башта ковид дип уйлый, ләкин ул расланмый. Аннары шәһәр хастаханәсенә күчерәләр, аның үпкәсендә һава җыелу ачыклана. Һаваны алалар, тик Юлиянең хәле яхшырмый. Ул реанимациядә үлә. Экспертизадан соң, анестезия ясаганда аның трахеясен җәрәхәтләү ачы
«Ире һәм кызы икешәр миллион сорый». Пластик операция ясаткан хатын 1 тәүлектән соң үлгән
17 сентября 202317 сен 2023
1
2 мин