Люция апа, кайгылы көннәрегез икән. Каенанагыз – Рөстәм абыйның әнисе китеп барган. Өлкән яшьтә идеме инде? Озак авырдымы? Әниебез озак яшәп, 92 яшендә вафат булды. Хәтерен югалтканына 4 ел инде. Моңа кадәр үз аягында йөреп торса, соңгы айда бөтенләй ашамый башлады, урын өстендә булды. Хәтере булмагач, кая барганын, нишләгәнен гел карап торырга кирәк иде. Әнине, менә 4 ел инде, Рөстәмнең абыйсы Расих абый белән аның тормыш иптәше Лилия апа үзләренә алып китеп карады. Аларга бик зур рәхмәтләребез. Хәтерен югалткач, балаларын да танымадымы? Ул үзенең яшь вакытларында яши башлады. «Балаларымны карарга кайтырга кирәк», – дип саташа, үзенең балачактагы хатирәләрен яңарта иде. Барыбызны да элекке вакытларындагы кешеләр дип бутый, алар белән сөйләшәм дип сөйләшә иде. Әнинең шундый халәттә булуын күрү безгә бик авыр булды, әлбәттә. Разия апа күңелегездә нинди булып калачак? Әни бик уңган, булган хатын иде. Сөйләшергә яратты. Ачык, изге күңелле, бар яклап килгән хатын-кыз иде. Ул миңа гел әбекә
Люция Мусина каенанасы турында: «Соңгы елларда әнине Рөстәмнең абыйсы һәм хатыны карады»
16 сентября 202316 сен 2023
54
4 мин