Свердловск өлкәсендә полиция хезмәткәре – 31 яшьлек Эльвира Муфазалованы үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар. Өлкән лейтенант Эльвира участок уполномоченныйлары хезмәтендә эшләгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте. 2 бала анасын 2022 елның 29 апрелендә Первомайский бистәсендә кич белән үтергәнче кыйнаганнар. Ул кызы белән декрет ялында булган. Эльвираның мәетен Бисерт елгасы ярында әтисе таба. Үләр алдыннан гына Эльвира балаларын алып иреннән китә һәм әти-әнисе белән яши. 29 апрельдә кич белән өлкән лейтенант 21 яшьлек танышы белән балык тотарга бара. Моңа кадәр Эльвира бу егетне опекать иткән. Кызы әйләнеп кайтмагач, әнисе полициягә мөрәҗәгать итә. Эльвира белән булган егет сүзләренчә, балык тотканда, аңа кара битлек кигән ир-ат кисәү таягы белән һөҗүм итә. Тиз арада Эльвира элек опекать иткән инвалид егет Анатолий Х. тоткарлана. Ләкин 3 айдан аны СИЗОдан чыгаралар. Якынча белешмә буенча, 12 сентябрьдә Эльвираның ире Артур Р. тоткарланган. «Ир-ат тоткарланды. Ул Красноуфим
Полициядә эшләгән ике бала анасы Эльвираны үтергәнче кыйнауда шикләнелүчене тапканнар
15 сентября 202315 сен 2023
1 мин