Татар эстрадасының зәвыклы, нәзәкатьле җырчысы «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында игезәк кызлары туачагын белмәве һәм бик авырлык белән бала табуы турында сөйләде. «Ул вакытта 2 бала буласын белмәдем. Авыл фельдшеры колагын куеп тыңлагач, «әллә ике йөрәк тибеше инде, әллә икене табасың инде» дип, беркадәр шаярган кебек кенә әйтте дә бетте... Беренче бала булгач, мин рәтен дә белмәгәнмен, эчем авырткан килеш йөрдем, ә анда инде хастаханәгә барырга кирәк булган. Ул вакытта меңгә бер кесарев кисеме ясаганнардыр. Минем хәлем авырайган, аңымны югалтканмын, бөерләрем эшләми башлаган. Башта үземне коткарырга тырышканнар, аннары – балаларны. Алар борылмаган да, аяк белән туганнар. Балаларның туганын белмәдем. 2 көннән аңыма килдем. Миңа «кызларың бар икәнен белмисеңдер әле» диделәр... «лар» дигәннән генә мин 2 бала тапканымны белдем. Берсе 2200 грамм, икенчесе 1800 грамм булып туган. «Барысы да әйбәт», – дигәч, йоклап киттем. Аннары «бер балаң авыр хәлдә, алай-болай булуы ихтимал»
Динә Латыйпова игезәк кызлар көткәнен белмәве һәм аларны чит кеше имезүе турында сөйләде
15 сентября 202315 сен 2023
5
1 мин