«Яшь гаилә» клубының беренче кунаклары районыбыз җирлегендә яшәүче яшь әниләр булды. «Яшь гаилә» клубы ата-аналар белән эшләүнең перспективалы формасы, ул яшьләрне өйдән тыш, әмма үз гаиләсе белән бергә вакыт үткәрүнең яңа формасы буларак бара. «Хыял» яшьләр үзәгендә яшь әниләр белән очрашу узды. Очрашу барышында төрле мастер—класслар үткәрелде, психолог белән аралашып, чара чәй эчү белән тәмамланды. Яшь әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды һәм, иң мөһиме, вакытларын күңелле, файдалы итеп үткәрде.
Балтачта «Яшь гаилә» клубы үз ишекләрен ачты (фото)
17 сентября 202317 сен 2023
~1 мин