Бүген Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына 3 ел. Җырчының туганы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның иң якын дусларын бергә җыеп, җырчыны искә алу мәҗлесе уздырган. Мәҗлестәге мизгелләр белән Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова бүлешә. Мәҗлестә Зөһрә Шәрифуллина, Зөлфия – Җәвит Шакировлар, Винарис Ильегет, Илдар Кыямов, Алсу Әбелханова, Резедә Шәрәфиева һәм башкалар катнашкан. Коръән сүрәләре укылганнан соң, иҗатташ дуслары җырчы турындагы хатирәләрен яңартып, аның үлмәс җырларын тыңлаганнар. Бүген вафат булган тагын бер легендар җырчы – Флера Сөйләманова рухына да дога кылганнар. Флера Сөләйманова да Хәмдүнә Тимергалиева бакыйлыкка күчкән көнне вафат булды. Илсөя Бәдретдинова әйтүенчә, Хәмдүнә Тимергалиева һәрнәрсәгә, һәр кешегә аерым бер мәхәббәт белән карый торган шәхес булган. «Күп тапкырлар Хәмдүнә ап
Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына 3 ел: «Киләчәктә дә өлкән буын артистларны онытмагыз»
14 сентября 202314 сен 2023
1
1 мин