Уфада яшәүче яшь җырчы Наилә Әүхәдиева гаиләсе бик зур югалту кичерә. Аның тормыш иптәше, «Эр-Тревел» туристик оешмасы җитәкчесе Рөстәм Минияров юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булган. Бу хакта Наиләнең иҗатташ дуслары – җырчы Марат Шәйбәков һәм юмор остасы Рөстәм Хәсәнов социаль челтәрләрдә язды. Мәрхүм дусты турында күбрәк сөйләвен үтенеп, Рөстәм Хәсәнов белән элемтәгә кердек. Аның сүзләренчә, җырчы Наилә Әүхәдиева белән Рөстәм Минияров узган ел гөрләтеп туйлар уздырганнар. Җәй көне генә яшь парның кызлары дөньяга аваз салган. Кечкенә Сөембикәгә нибары 2 ай гына әле. Уфада фатир алып, анда ремонтлар ясап, матур итеп тормыш башлап килгән мәлләрендә яшь гаиләнең ишеген кайгы җиле шакый. Наиләнең туган ягы Тәтешлегә кайткач, гаилә башлыгын машина бәрдереп китә. Баш миенә җитди зыян килгән Рөстәм, 1 атна район хастаханәсендә комада ятканнан соң, хатынын һәм нәни кызын калдырып, мәңгелеккә арабыздан китеп бара. Рөстәмне 11 сентябрь көнне туган яклары – Башкортстанның Әлшәй районы Әбдрәшит авыл
Яшь җырчы Наилә Әүхәдиеваның ире юл фаҗигасендә һәлак булган
14 сентября 202314 сен 2023
1
1 мин