Кичә Азнакай районы Чалпы авылында бөтен тирә-якны тетрәндергән коточкыч фаҗига була – шәхси йортта янгын чыгып, әниле-кызлы: 1980 елгы Ландыш Хәсәнова белән 2013 елгы Ясминә Залитова һәлак була. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде. Әни белән бала йоклап ятканда, йорт эчендә янгын чыга. Ләкин, кислород җитмәү сәбәпле, янгын күтәрелеп китми, йорт җиһазлары гына яна. Ана белән бала сөрем газына агуланып үлгәннәр, дип фаразлана. Гаилә башлыгы Алмаз Залитов Себергә йөреп эшләгән. Олы кызлары Азалия – тумыштан физик мөмкинлекләре чикле бала. Ул Бөгелмәдәге интернат-мәктәптә торып укыган. Чалпы авылының «ВКонтакте» төркемендә гаиләнең – үрнәк гаилә, ә Ясминәнең бик актив бала булуы турында язганнар. «Авылыбыз кешеләрен, якыннарын, күрше-тирәләрен тетрәндергән фаҗигале вакыйга корбаннары булган Ландыш Зәлитова һәм аның кызы Ясминәнең урыннары җәннәттә булсын. Бу авыр кайгы-хәсрәтне кичерергә тормыш иптәше Алмазга һәм якыннарына, Ясминәнең сыйныф җитәкчесенә, сыйныфташларына, дусларына Алл
Азнакайда әни белән кыз бала янып үлгән: «Сөйкемле, ягымлы сабыйны барыбыз да ярата идек»
13 сентября 202313 сен 2023
1 мин