Уфада яшәүче хатынның 7 яшьлек улын Төркиядә ире – Төркия кешесе үтергән. Төркиянең CNNturk каналы белешмәсе буенча, Мерсин шәһәрендә әти кеше нәни улының муенын кискән, аннары үз-үзенә кул салырга маташкан. Фаҗига бала әтисендә кунакта чакта булган. Бу турыда «Башинформ» яза. Әлеге коточкыч гамәлнең сәбәбе ачыкланмаган. Күршеләр бу хәлне белгәч, экстрен хезмәтләргә хәбәр иткән. Медицина бригадалары тырышлыгына карамастан, малайны коткара алмаганнар. Яраланган ир-атны авыр хәлдә дәүләт хастаханәсенә алып киткәннәр, аны шунда дәвалыйлар. Полиция тикшерү оештырган. Моңа кадәр «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Уфада яшәүче хатын төрек ире белән аерылышкан, ул күрше шәһәрдә яши. Баланы атасы ялларга алып китү суд карары белән билгеләнгән. Алып киткәч, әти кеше улына берничә тапкыр пычак кадаган, аннары муенын кискән. Аннары үз-үзенә кул салырга маташкан. «Иртән иртүк мин улымны элеккеге иремә бирдем. Хәбәр языштык, бар да нормада иде. Аннары ул миңа яный башлады. Мин язышкан хәбәрләрне полициягә
Төркиядә 7 яшьлек улын ире үтергән Уфа кызы: Баланы исән килеш бирмим, диде
12 сентября 202312 сен 2023
1 мин