Журналист Зоя Солошина социаль челтәрдәге сәхифәсендә бүгенге көн белән яшәргә өнди. «Бүген яшәргә кирәк! Бүген!!!» – дип язган ул. «Кичә дус кызымда кунакта булдым. Бүләккә күптән вәгъдә ителгән савыт-саба алып бардым. Шундук без аны посудомойкага тутырдык. Әмма дустым: «Ярар, мин моны алып куям, кунаклар килгәч чыгарам», – ди. «Вәт, үлгәч, кырыгыңда кунаклар килә дә, шул савыт-сабаны чыгарып табын әзерләячәкләр. «Кара әле, нинди матур савыт-сабасы булган, үзе куллана алмый да үлеп китте, диячәкләр», – дим. Кычкырып көлеп җибәрде. Чынлап та шулай. Ник аны яшереп торырга?! Ярар, кунаклар килгәч тә аны куллан, хәзер дә. Ул кулланганнан юкармый, тишелми. Җитә ул!!! Мин сезгә акыл өйрәтермен дип уйламыйм, сез үзегез дә беләсез: «Бүген яшәргә кирәк! Бүген!» Шулай ук дустым белән Мәскәүдә булганда сөйләшеп киттек тә, мин әйтәм: «Мин үлгәч, беләсеңме, нәрсә дип әйтәчәкләр? «Вәт бу хатын рәхәтләнеп яшәде! Йөрисен йөрде, күрәсен күрде!» – диячәкләр», – дим. «Әй, бигрәк җәл, тормышта бернәрсә д
Журналист Зоя Солошина: «Мин үлгәч, «вәт бу хатын рәхәтләнеп яшәде» диячәкләр»
12 сентября 202312 сен 2023
5
1 мин