Җырчы, 3 малай әнисе Лилия Хәйруллина буй-сынын көн саен спорт залга йөреп тә, пластик операцияләр белән дә тәртиптә тота. Зур тырышлык белән ирешкән матурлыкны яшереп ятып булмый бит инде, күрсәтергә дә кирәк. Шуңа да җырчы «кыю» фотосессияләрне еш ясап тора. Бу юлы да ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә ак төстәге эчке киемен алдан да, арттан да күрсәткән яңа фотолары белән уртаклашты.
Җырчы белән «бер дулкында» булучылар комментарийларда күпсанлы йөрәк һәм ут рәсемле эмодзилар куеп калдырган, шулай ук «планетада иң матур кыз», «текә» дип тә язучылар бар.
«Малайлар анасы чалбар ычкындырып, трусик күрсәтеп, урамда йөриме инде. Кая бара бу дөнья?» – дигән сорау да язып калдырган берәү фото астына.