Бүген һәркем җәй буена тырышып үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрне кыш көне дә файдаланырлык итеп саклауга кую, консервлау, маринадлау белән мәшгуль. Көзге мәшәкатьләрнең иң җайлысы – җиләк-җимешләрне киптерү. Әмма аның да үз нечкәлекләре бар.
Әбиләребез элек-электән җиләк-җимешне кояшта как итеп киптерү ысулын кулланган. Кечкенә чакта киптерергә чыгарылган кактан чебен куып тору бала-чагага кушыла торган иде. Һава дымлы булганда, куна тактасындагы карлыган кагы кипсен өчен өчәр-дүртәр көн кирәк. Әниләребез алманы җылыткыч торбаларда да, бауга тезеп, кояшта да киптерә иде. Кышын-язын эч эзләнгәндә кипкән алмадан да татлырак нәрсә юк инде.
Хәзер исә киптерүнең яңа ысулларын кулланабыз. Моның өчен хәтта махсус аппаратлар уйлап табылган. Бәясе тешләшсә дә, киптергеч җайланмалар хуҗабикәләрнең эшен бик җиңеләйтә. Эшкәрткән вакытта бөҗәкләр зарар китерер, череп бетәр дип тә куркасы юк.
Райондашыбыз Алсу Хисаметдинова да киптергеч алганына сөенеп туя алмый.
– Моңа кадәр яшелчә, җиләк-җимешләрнең туңдыргычта катырып саклау ысулын гына куллана идем. Алай эшләгәндә, барлык витаминнары, файдалы үзлекләре 100% саклана. Шулай да сусыл, баллы җиләк-җимешләрнең киптерелгәннәре үзенчә тәмле, файдалырак та, аларның тукыма күзәнәкләренә зыян килми. Быел кавын, бакча җиләге, кивины шулай киптердем. Киптерелгән җиләк-җимешләрдә туңдыргычта сакланганнарына караганда туклыклы матдәләр күбрәк кала. Иң мөһиме – җиләк-җимешнең яңа өлгергәне булсын.
Төрле җимешкә кибү өчен төрле вакыт кирәк. Мәсәлән, кавын бер тәүлек буена торды. Тәмләткеч үләннәрне дә киптергечтә бик тиз эшкәртеп була. Болай эшләгәндә, аларның хуш исе, төсе яхшы саклана. Болгар борычын, аның орлыгын киптереп, он итеп тарттырдым. Шул рәвешле кишер, суган, сарымсакны да киптереп куйдым. Ашарга пешергәндә сибеп җибәрергә менә дигән тәмләткеч! - ди ул.
Помидор уңышы ел саен сөендерә. Көзгә таба аны нишләтергә белеп булмый. Помидорны киптергечтә каклау искитмәле тәмле кабымлык әзерләргә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, томатны мичтә дә киптерергә була. Әмма югары температурада андагы витаминнар таркала.
– Каклау өчен итләч, уртача зурлыктагы помидорлар алам. Аларны юып, урталай бүләм дә киселгән ягын өскә каратып тыгызлап тезәм. Кипкәч, үзебез яраткан тәмләткеч үләннәр, кысып чыгарылган сарымсак, тоз сибеп, кечкенә банкаларга тутырам. Катламнары арасына кайнар көнбагыш мае салам. Суыткычта саклыйм, - дип, помидор каклау серләре белән бүлешә Алсу.
Киптерелгән уңышны еш кына капкач белән тыгызлап капланган банкаларда саклыйлар. Бу очракта яшелчәләр һәм җиләкләр тузанланмый, чит исләрне сеңдерми. Банкаларны шкафта гына сакларга мөмкин. Аларны суыткычта тоту мәҗбүри түгел.
📸 Фотолар - Алсу Хисаметдинованың шәхси архивыннан.