Ягулык бәясе тагын артты. Бензин бәяләренең Россиядә беркайчан да бу кадәр кыйммәт булганы юк иде әле. Россиянең көньягындагы кайбер төбәкләрендә кайбер АЗСларда ягулык бөтенләй юкка чыккан. «Российская газета» литрын 70 сумга сатып алырга әзер булырга өнди. Арзан бензин бүтән булмаячак, дигән басма. 8 сентябрь көнне генә Татарстанстат ягулык бәясенең артуы хакында хәбәр иткән иде. Бер атна эчендә дизель ягулыгы 0,5 процентка, бензин 10-23 тиенгә артты, диелгән иде. Иң күбе дизель ягулыгы арткан – уртача 57,74 сумга җиткән иде (плюс 0,5 процент). АИ-92 49,14 сум, АИ-95 — 53,38, АИ-98 64,68 сум булды. Аннан алдарак ягулык кисәк кенә 2,5 процентка арткан иде инде. Бүген дизель ягулыгы 1,4 процентка артуы хакында хәбәр ителде – аның тоннасы 71047 сум булган, дип хәбәр итә Санкт-Петербург биржасы. АИ-92 0,99% процеентка артып, тоннасы 67 602 сум булган. АИ-95 бераз, 0,52% процентка кимегән – 76 395 сум. Россиянең энергетика министры Николай Шульпинов әйтүенчә, Россиядә ягулык базарында хәл