Башкортстанда коточкыч авариядә 22 яшьлек егет белән 18 яшьлек кыз һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза. Фаҗига 10 сентябрьдә була. ЮХИДИ белешмәсе буенча, кичке 8ләр тирәсендә «Уфа— Яңавыл» юлында Кiа Riо һәм Nissan X-Trail бәрелешә. Шаһитлар сүзләренчә, Кiа алдагы машинаны узар өчен каршы як полосага чыга, ләкин дистанция сакламау сәбәпле, зур тизлектә башка машинага бәрелә. Ике машина да юл кырыена төшеп китә, бик каты җимерелә. Кiа Riо машинасының алгы өлеше бөтенләй яньчелә. Салондагы 18 яшьлек пассажир кыз урында ук үлә. Табиблар килгәндә, 22 яшьлек йөртүче егет исән була әле. Аны хастаханәгә алып китәләр, ул реанимациядә үлә. Nissan X-Trail машинасындагы пассажирларның берсенә дә табиблар ярдәме кирәк була. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый. «Комсомолка» ачыклаганча, мәрхүмнәр – Балтач районыннан 22 яшьлек Радим белән Яңавылдан 18 яшьлек Рузанна була. Танышлары сүзләренчә, алар күптән очрашып йөри, туй ясарга хыялланалар. «Бер-берсен яраттылар, өйләнешергә хыялла
«Өйләнешергә хыялланганнар иде, бергә үлделәр». Гашыйк парлар авариядә һәлак булган
12 сентября 202312 сен 2023
1
1 мин