Җырчы Ильмира Нәгыймованы «Шаян ТВ» телеканалындагы яңа «Килде-китте шоу» уенының кунагы итеп чакырганнар. Уен кагыйдәләре буенча Ильмира үзе һәм тормышы белән бәйле булган сорауларга дөрес итеп җавап бирергә тиеш. Ялгышкан очракта, аңа җәза сайларга туры килә: дөреслек яисә гамәл. Герой еш хаталана, шуңа күрә тамашачылары алдында серләрен чишәргә туры килә. Беренче тапкыр ялгышкан җырчы алып баручының: «Шоу-бизнеста синең иң яратмаган артистың кем? Кем белән эшләмәс идең?» – дип соравына җавап бирә. Ильмира: «Марат Яруллин дип әйтәсәм ярыймы? Ул үпкәләмәячәк», – дисә дә, алып баручы уен кагыйдәләре буенча бары тик дөрес җавап кына кабул ителгәнен искә төшерә. Шуннан соң Ильмирадан: «Руслан Кираметдинов», – дигән җавап ишетәбез. «Ә кем белән эшләр идең?» – дигәндә, Ильмира Гүзәл Уразова белән дуэт яздыру теләге зур булуны әйтә. Ахырга таба җырчы янә ялгыша һәм яңа сөйгән яры турындагы сорауларга җавап бирергә мәҗбүр була. Алып баручы: «Аны исеме «М»га башланып, «ат» ка бетмиме?» Ильмир
«Килде-китте кеше түгел!» – Ильмира Нәгыймова яңа егете турында сөйләгән
23 сентября 202323 сен 2023
2
1 мин