Найти в Дзене
Интертат

«Гаделлек кая?» – җырчы Илдус Садыйков бер-бер артлы ике туганын җирләгән

Илдус Садыйков һәм аның якыннарының бик авыр көннәре. Аларга бер-бер артлы ике туганнары белән бәхилләшергә туры килгән. Җырчы бу хакта үзенең сторисларында язып калдырган.

«Атна ярым элек туган абзыебыз якты дөньяны калдырып киткән иде. Ә бүген туганнан туган абыйны соңгы юлга озаттык. Нәрсә бу, гаделлек кая?

Кечкенә абый, Рәмис абый, урыннарыгыз җәннәттә булсын...» – дигән ул.

Илдус Садыйков һәм аның гаиләсенең авыр хәсрәтен уртаклашабыз.