Найти в Дзене
Интертат

Танылган җырчының хатыны «үз балаларым ачуымны чыгара» дип зарланган

Джиган исеме белән чыгыш ясаучы җырчының хатыны Оксана Самойлова социаль челтәрләрдә балаларына ачуы чыгуы турында сөйләгән.

Оксана Самойлованың 4 баласы бар. Ул балаларының тыңламавы турында язган. «Үзләрен зур дип саныйлар, акырышалар һәм бомжлар кебек киенеп йөриләр», – дигән ул. «Әниләр тимер түгел», – дип тә өстәгән.

Оксана Самойлова «инфочегән»нәр исемлегенә кертелгән. Ул «дөрес яшәргә» өйрәтеп, елына 50 миллионнан артыграк суммада акча эшли икән. Бу хакта Ухта шәһәрендәге https://pg11.ru/ сайты яза. Оксана Самойлова тумышы белән Ухтадан.