«Җеннәр, космоска менеп, фәрештәләрнең сөйләшкәннәрен тыңлагач, сихерчеләргә җиткерәләр»
– «Җен» сүзе нинди мәгънәгә ия? Алар нинди тормыш рәвеше алып баралар?
– Бар адәмнәр, фәрештәләр, җеннәр һәм шайтаннар. Җеннәр белән шайтаннар – утның иң кызу, үтә күренмәле өлешеннән, ә фәрештәләр нурдан яралган. Җеннәр безнең белән янәшә яши, аларның акылы да, гаиләләре дә, хатыннары да бар, ягъни алар нәкъ кеше кебек. «Рахман» сүрәсе ике төрле затка багышлап иңдерелгән, ягъни сүз адәмнәр һәм җеннәр турында бара. Аллаһы Тәгалә бездән сораган, җеннәрдән дә сорый һәм тыйган әйберне тыя. Кыямәт көнендә җеннәргә дә, адәмнәргә дә хисап кылыначак: алар я җәннәттә, я җәһәннәмдә булалар.
Җеннәр арасында мөэмин булганнары һәм мөэмин булмаганнары була. Мөселманнары Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп, гыйбадәт кылып, кешеләргә ярдәм итеп яшиләр, ә кяфер булучылар, Аллаһы Тәгаләнең барлыгын танымаучылар «шайтан» дип атала. Коръәндә аларның яшәү рәвешләре хакында «Җен» сүрәсе дә бар.
– Җеннәрнең киләчәкне белүе һәм, космоска менеп, Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләргә әйткән сүзләрен тыңлап торып, сихер-күрәзәчелек белән шөгыльләнүче кешеләргә хәбәр итүләре дөрес әйберме?
– Коръәни Кәримдә Сөләйман галәйһиссәламгә җеннәрнең буйсынуы турында әйтелә, ул алар белән идарә итә. Әлбәттә, җеннәр моңа риза булмыйлар, аларның Сөләйман патшаның хөкеменнән качасылары килә. Ләкин Сөләйман галәйһиссәламгә буйсынырга теләмәсәләр дә, барлык кушканнарын үтиләр, чөнки аннан куркалар. Берзаман Сөләйман галәйһиссәлам болар янына чыгып баса да таягына таянган килеш үлеп китә. Таягына сөялеп, озак вакытлар мәет килеш тора, таягын кортлар ашый-ашый черетеп бетергәч кенә егыла. Бу нинди дәлил булып тора?! Җеннәр әйтәләр: «Әгәр дә без Сөләйманның үлгәнен белгән булсак, теге корт таякны ашаганчы көтмәгән, качкан булыр идек», – диләр. Ягъни каршыларында басып торган Сөләйманның да үлгәнен белмәгәч, яшерен әйберне алар каян белсеннәр? Юк, алар яшерен әйберне белмиләр.
Һәрбер кешенең язмышын, ягъни киләчәктә нәрсә буласын Аллаһы Тәгалә Җәбраил галәйһиссәламгә җиткерә, Җәбраил галәйһиссәлам фәрештәләргә сөйли, һәм соңыннан фәрештәләр берсе белән берсе сөйләшәләр. Ә җеннәр аларның сөйләшкәннәрен космоска менеп-менеп тыңлыйлар, әмма алар 1-2 сүз ишетсәләр, фәрештәләр аларны таш белән куа. Алар шуннан төшкән вакытта бер сүзгә җөмләне коралар. Җөмләдә бер сүз дөрес булырга мөмкин, әмма хакыйкатьтә аларның сөйләүләре ялган. Шул ишеткәннәрен алар сихерчеләргә җиткерәләр. Сихерчеләрнең әйткән сүзләрендә дөреслек тә булырга мөмкин, әмма җеннәрнең ярдәмен куллану, алар белән элемтәгә керү ислам буенча тыелган һәм харам эш булып санала. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларның бер сүзенә дә ышанмаска куша.
«Җеннәр кешеләрдән алданрак Интернет куллана башлаган»
– Рамил хәзрәт, сез бер вәгазегездә «Мисырдагы пирамидаларны төзүчеләрнең, «инопланетянин»нарның җеннәр булуы мөмкин, һәм алар Интернет кулланган» дигән фикерне әйткән идегез. «Интертат» укучыларына да моның турында сөйләгез әле.
– Моннан 800 ел элек яшәгән кайбер галимнәр үзләренең китапларында язып калдырган: «Безнең җеннәр белән элемтәгә керүче кешеләребез бар. Әлеге кешеләргә җеннәр капланган кара әрҗә (ящик) булуы, һәм, шуннан җеннең башы чыгып, аларга кирәк булган мәгълүматны әйтүләре турында әйтәләр». Әгәрдә ул алар теләгән сорауга җавап бирде икән, димәк, бу – аларның Интернет сыман техникалары булуы, алга китүләрен исбатлый.
«Кешеләрдә булмаган, әмма 90нчы елларда аеруча күп күренгән НЛО аппаратлары җеннәрдә бар» дигән фикерләр дә яши. Бу – җеннәрнең технологик, фәнни яктан әдәм балаларына караганда 1000 елга алдан баруларын исбатлый, әмма алар яшерен белемне беләләр дигән сүз түгел.
«Җеннәр төрле кыяфәттә күренә ала»
– «Җеннәр кеше күзеннән яшерелгән» диелә. Ләкин ялгыз яшәүче әбиләрдән еш кына «йокларга яткач алдыма шәүлә килеп баса, төне буена тәрәзәмә шакыйлар, төнлә бүлмәмдә сарык йөрде» дигән җан өшеткеч сүзләрне ишетергә туры килә. Ник кемдер аларны сизә һәм күрә?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әгәрдә өегездә, йортта елан күрсәгез, аны үтергәнче, «Аллаһ исеме белән әйтәм, чык» дип, әйтегез, чөнки бу – өйдәге җенегез булырга мөмкин. Елан кыяфәтендә күренгән җенне әлеге сүзләрне әйтмичә үтерсәгез, сезгә бәла-каза төшергә мөмкин», – ди. Бу хәдискә нигезләнеп, без җеннәрнең теләсә-кайсы формага керә алуларын әйтә алабыз. Алар әдәм баласына эт, мәче, елан, башка хайван һәм хәтта кеше булып та күренергә мөмкиннәр. Мөселман булганнары ниндидер тавышлар чыгарып, кешенең исемен әйтеп, намазга уяталар. Кайбер кешеләр йокыга киткәч уяна алмыйлар, «бастырылдым» диләр. Бу да – җеннәр басуыннан, чөнки тәһарәтсез, догаларны укымыйча, ягъни Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәмичә яткан очракта килеп чыга.
Гомумән, җеннәр кешеләрне хәерлегә өндәргә яки куркытырга мөмкиннәр. Ләкин фәрештәләр күренми. Кайбер кешеләр: «Фәрештә килде миңа», – диләр. Юк, фәрештә күренми, җен, шайтан башка кыяфәттә күренергә мөмкин.
– «Яңа туган бала, иң беренче чиратта, шайтанны күрә һәм шул сәбәпле кычкырып елап җибәрә» дип әйтәләр. Бу сүзләр нигезлеме?
– Әйе, дөрес. Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Мин Мәрьям белән Гайсаны шайтанның кагылуыннан сакладым», – ди. Һәрбер әдәм баласына шайтан билгеләп куела. Аның исеме Карин. Ул кеше белән үлгәнгә кадәр бергә була. Бала дөньяга килгәч аның каршысына шул шайтан килеп баса, һәм ул балага орынганнан соң, бала елап җибәрә, дигән фаразлар бар.
«Иблис – Аллаһтан соң иң бөек, гыйлемле зат була»
– Сез алда әйткәнчә, Иблис вәсвәсенә бирелеп, Аллаһы Тәгалә юлыннан тайпылган җен «шайтан» дип атала. Кем соң ул Иблис? Ни өчен ул кешеләрне һәм җеннәрне дөрес юлдан тайпылдырырга тырыша?
– Иблис – Аллаһтан соң иң бөек, гыйлемле зат була. (Иблискә әйләнгәнче, Газазил исемле була – ред.) Җәннәтнең ачкычы да аңарга тапшырыла, фәрештәләр дә аңа дога кылырга киләләр. Ләкин күңелендә тәкәбберлек барлыкка килә, масая башлый.
Бүгенге көнгә күчерсәк, без дә тәкәбберләнә башласак, Аллаһы Тәгалә безгә сынау җибәреп, безнең үзебезгә үк кем икәнлегебезне күрсәтә. Аллаһы Тәгалә моны сизеп ала һәм балчыктан яралта Адәмне. Шуннан соң барлык күк әһелләрен, фәрештәләрне җыеп, Адәмгә сәҗдә кылырга куша, ә Иблис башын ими. «Юк, мин башымны имим, ул яралган балчыктан, ә мин уттан», – ди. Аның бу чагыштыруы да дөрес түгел, укытучы белән табибны чагыштырып булмаган кебек, ут белән балчыкны да чагыштырып булмый. «Ике укытучының яки ике табибның кайсы әйбәтрәк?» дияргә генә була.
Аллаһы Тәгалә Иблисне җиргә төшерә, әмма Адәмне җәннәткә күтәрә һәм Һаваны бирә. Шуннан соң Иблис, көнләшеп, «мин аны барыбер җиргә төшерәм» ди. Һәм Адәм белән Һаваны алдалап, ашау өчен тыелган агачның җимешләрен ашата, һәм Аллаһы Тәгалә аларны җәннәттән куып төшерә. Шайтан бер мизгелгә шатлана, әмма Адәм белән Һава тәүбә итәләр. Аллаһы Тәгалә аларны кичерә. Әмма Иблис тәүбә итә алмый, шуннан көнчелеге артканнан-арта бара, һәм Аллаһы Тәгаләгә кыямәт көненә кадәр әдәм балаларын аздырырга вәгъдә бирә. «Арттан, алдан, уңнан һәм сулдан килеп аздырачакмын, мин ачулы», – ди. Аллаһы Тәгалә: «Тик синең ихлас гыйбадәт кылучы мөэминнәргә вәсвәсәң җитмәс», – ди. Шуңа күрә, ихлас күңелдән Аллага ышансак кына без Иблискә каршы тора алабыз. Ихласлык булмаса, шайтан безне үз кулына ала.
Бу – булган вакыйга, тарих. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аңа «шайтан» дигән исем куша. «Шайтан» дигән исем «шатана» фигыленнән алынган һәм «ерагайтылды» дигән мәгънәгә ия.
– Аллаһы Тәгалә юлыннан тайпылган, дөрес булмаган гамәлләр кылучы кешене «шайтан» дип атарга буламы?
– Коръәндәге иң соңгы аятьтә: «Мин Аллаһы Тәгаләгә сыгынам җеннәрдән һәм әдәми шайтаннардан», – диелгән. Сүз шайтанның гамәлен кыла торган кешеләрнең зарарыннан саклану турында бара. Коръәндә алдагы аятьләр дә бар: «Шайтан артыннан бармагыз, аның гамәлләрен кылмагыз». Шайтан кешеләрнең араларын, туганнарның мөнәсәбәтләрен бозарга, ир белән хатынны аерырга, хәмер эчәргә, зина кылырга ярата, ул бер нинди рухи кагыйдәләргә дә буйсынмый. Шундый гамәл кылып йөрүче кешеләрне «шайтани зат» дип атыйлар.
«Коръән укыган вакытта сихер, бозым эләккән кешенең елыйсы, бүлмәдән чыгып китәсе килә, куллары селкенә»
– Сихер, бозым, күз тию һәм аларның билгеләре турында да сөйләп китерсез әле. Боларның барысы да җеннәр ярдәмендә ясала бит.
– Сихер, бозым, күз тию бар, бу – хакыйкать. Ничек сизелә? Мәсәлән, хатын-кызга, өйгә ире кайтып кергәч, авыр булырга мөмкин, аның белән торасы килми, ул йорттан чыгып китәсе килә башлый. Яки кеше тыныч кына яшәгән вакытта ябыла, аның башы, йөрәге авырта башлый, ә табиблар бернинди дә физиологик сәбәбен тапмыйлар, анализлар әйбәт. Коръән укыган вакытта сихер, бозым эләккән кешенең шулай ук елыйсы килә, куллары селкенә, бүлмәдән чыгып китәсе килә. Кешедә шундый билгеләр чагылса, тик торганда тормышында үзгәрешләр килеп чыкса, аңа сихер, бозым яки күз тию мөмкин дип әйтә алабыз.
Әмма моның психологик сәбәпләре дә булырга мөмкин. Без бик тиз генә «җенләнгән, сихерләнгән» дип, шайтанга селтибез. Ә кешенең үзендә дә бик күп сәбәпләр була. Шуңа күрә аера белү мөһим. Кешедә балачакта алган «яралары» чыгарга мөмкин. Мисал өчен, гаилә тормышы бозылу, даими рәвештә әрләшү бала чакта әти-әнидән алынган тәрбиядән дә килә. Барысы да көзге кебек кайтарыла.
Җеннәр, күз тию, сихерләр бар, ләкин кешенең ниндидер бала чактагы психологик яралары булу мөмкинлеген дә онытмаска кирәк.
– «Әлеге кешенең эченә җен кергән» дип әйтәләр. Бу сүз дөресме, халык шулай уйлап ялгышмыймы?
– Кешенең эченә җен керергә мөмкин. Ул сихернең нинди ысул белән сихерләвеннән тора. Сихерчеләр дә төрле-төрле: бик көчлеләре, уртача көчкә ия булганнары була. Кешенең эченә кергән җен кеше белән идарә итә башлый, аның акылы икегә бүленә. Адекват, акыллы кеше кайвакытта сәер-сәер сүзләр әйтә. Табиблар «шизофрения» дип диагноз куерга мөмкиннәр, ләкин ул җен була.
Җенне чыгару бар, әмма ул – бик авыр эш, бик күп кеше булдыра алмый. Аны булдыра алучыларны бармак белән генә санарлыктыр. Ул өшкерүче кешенең гыйлемле, ихлас гыйбадәттә булуыннан, аның нияте акча алу түгел, ә кешегә ярдәм итү булса, моны башкарырга була.
– Сихер нәселдән нәселгә күчәме?
– Сихер ясалган кешегә генә була, әмма сихер хатын-кыз йөкле булган вакытта ясалса, аның тәэсире балага тияргә мөмкин.
«Ихлас, көчле өшкерүчеләр бик аз»
– Интернетта җен чыгару, өшкерү вакытында төшерелгән видеолар бик киң таралган. Ул видеоларда кешеләр кычкыралар, елыйлар, куркыныч-куркыныч сүзләр әйтәләр. Өшкерү вакытында шундый әйберләр буламы, әллә анда артистлар уйнап, махсус рәвештә төшереләме әлеге видеолар?
– Бик күп... Алар арасында шарлатаннар да, актерлар да, мәзәкчеләр дә – бөтенесе дә бар. Шуңа күрә, һәрберсе дә дөрес дигән әйбер хакыйкатькә туры килми.
Аллаһ ризалыгы өчен эшләүче кеше андый видеоларны куймый. Куярга мөмкиннәр читтән карап торучы кешеләр, әмма ул аларга да «миңа реклама ясарга кирәкми» дип әйтергә мөмкин. Шуңа күрә, күпчелек очракта, мин ул «инцсенированный» видеоларга ышанмыйм, гәрчә ул шулай булса да: кешеләр кычкырырга, акырырга, төрле әйберләр эшләргә мөмкиннәр. Әмма «шушы кеше икән, шушылай эшлиләр икән» дип ышанырга тәкъдим итмим. Андый кешеләр видеолар куймый, ихлас, көчле кешеләрне табырга да бик авыр. Алар бик сирәк, бик аз.
– Рамил хәзрәт, сезнең җенне чыгарганнарын күргәнегез бармы?
– Бар, минем үземнең алар белән сөйләшкәнем, аралашканым бар. Кайбер журналистларның мин сеанска килеп, карап та утырганнары булды. Бу бик күптән, минем әлеге гамәл белән дистәләгән еллар шөгыльләнгәнем юк инде.
Җеннәр сөйләшәләр, төрле телләрне дә беләләр, төрле-төрле мәгълүматларга җавап та бирәләр, элегрәк булган вакыйгаларны да сөйләргә мөмкиннәр. Күбесе ялганчы, алдакчы, аларга котылырга гына кирәк. Җеннәр белән бик сөйләшергә кирәкми, алар куркыталар да. Болар барысы да минем тәҗрибәмдә булды.
– «Җенне бик аз, ихлас кешеләр генә чыгара ала» дидегез алдан. Ә сез җенне чыгара ала идегезме?
– Кайвакытта була иде, ә кайвакытта юк. Чыккан вакытлары да, чыкмаган вакытлары да булды.
– Сихер, бозым тигән кешегә дога да ярдәм итә алмавы нәрсә турында әйтә?
– Моның сәбәпләре бик күп, өшкерүче кешедән дә, сихерләнгән кешенең Аллаһка ышануыннан да тора. Әгәрдә кеше «өшкерүчегә ышанам» дип килә икән яки өшкерүче «мин хәзер чыгарам» дип әйткән очракта да Аллаһы Тәгалә ярдәм итми. Шифа Аллаһы Тәгалә кулында.
Мондый эшне эшләгәндә масаерга да, тәкәбберләнергә дә, «мин көчле, үзем эшлим» дияргә дә ярамый, бу – бик ихлас эш. Аннан соң тәҗрибә дә, сихернең нинди булуы да зур роль уйный.
– «Ихлас булырга» дидегез. Димәк, өшкергән өчен акча алырга ярамыймы?
– Өшкергән өчен акча алалар. Пәйгамбәребез (с.г.в.) өшкергән өчен бәя алырга үзе кушкан.
«Өшкерүче авыруны үзенә ала»
– Өшкерүдән өшкерүче зыян күрәме?
– Өшкерү – ул үзенчәлекле әйбер. Кеше өшкергән вакытта үзенә ала авыруны, аннан соң чыгара. Ул аны тузан сөрткән кебек кенә, куып төшерми, ә үзе аркылы үткәрә. Шуңа күрә, өшкерү – бик катлаулы һәм куркыныч эш. Кеше үзенә-үзе авыру ала, әгәрдә анардан котыла алмаса, авыру аңарга күчә. Шуңа күрә, ул «мин укый беләм бит» кенә түгел, ә үзе бер зур профессия. Өшкерү бик җиңел әйбер түгел, ул – җаваплы әйбер.
Аның зыянын мин үземдә дә күрдем, шуңа күрә күптән калдырдым да инде. Ул бик күп хәлне, вакытны, сәламәтлекне ала. Әлеге эш белән аңа яраклы булган, Аллаһы Тәгалә шуның өчен яралткан кешеләр генә шөгыльләнергә тиеш. Элек безнең күрше авылда өшкерүче әби яши иде, аның характеры бик каты, ул кешене куып та чыгарырга, кабул да итмәскә, каты әйтергә дә мөмкин. Алар каты холыклы, «аю тиреле», ә йомшак күңелле кешеләр бу әйберне эшли алмый.
– Сихер, бозым һәм җеннәрнең зыян салуыннан ничек сакланырга?
– Тәһарәтле, госелле, намазлы булсаң, Коръән укысаң, догалар кыла белсәң, үзеңне хаталы эшләрдән ерак санасаң, изге ниятле, ихлас гыйбадәттә булсаң, Аллаһы Тәгалә кешене бу сынауга дучар итми, сине саклый. Аллаһы Тәгалә – саклаучы, аңа якын булырга, ерагаймаска кирәк. Безнең бөтен бәла-казаларыбыз Аллаһы Тәгаләдән ерагаеп, тәкәбберләнеп, «мин-мин» диюдән. Аллаһы Тәгалә безне сыный: кемгәдер сихер, кемгәдер авыр тормыш яки авыру җибәрә. Аллаһы Тәгалә ихлас, үзенә якын, кешеләрне рәнҗетмәгән, изге нияттә булучыларны күтәрә алмый торган авырулар, сынаулар белән сынамам, дия.