Тува Республикасының Улуг-Хемский районында авариядә 5 кеше һәлак булган. Авариядән соң республиканың урман хуҗалыгы министрын һәм төбәктә «Авиалесохрана» җитәкчесен эштән җибәргәннәр. Бу турыда «Комсомольская правда» республика башлыгы Владислав Ховалыгка сылтама белән яза. Фаҗига 8 сентябрьгә каршы төндә «Енисей» трассасында була. Биредә ГАЗ «Вепрь» машинасы «Хонда» автомобиленә бәрелә. «Хонда»да бер гаилә кешеләре була. Якынча белешмә буенча, ГАЗ каршы як полосага чыккан. Аварияне «Авиалесохрана» машинасын йөртүче китереп чыгара. Тикшерү аның канында алкоголь микъдары 5 тапкыр артык булуын күрсәтә. «Хонда» машинасында 5 кеше һәлак була. Алар Шагаан-Арыгка нигез салынуга 135 еллыкны һәм үзләренең районы оешуга 100 еллыкны бәйрәм итәргә барырга чыккан булган. Фаҗигадән соң бәйрәм чараларын киләсе атнага күчергәннәр. Һәлак булучылар – гаилә башлыгы, ул гади эшче, әниләре – ана теле укытучысы, уллары – студент, шулай ук әбиләре һәм туган апалары. Олы уллары имгәнгән, ул хастаханәдә. Кеч
«Бөтен гаиләләре белән үлделәр». Бәйрәмгә барганда авариядә 5 кеше һәлак булган
8 сентября 20238 сен 2023
1
1 мин