Руслан Кираметдиновның концерты булган. Концерт вакытында программадан тыш вакыйга була: сәхнәдә ике җырчы – Руслан Кираметдинов һәм Фирдүс Тямаев очраша. Видеодан күренгәнчә, ак спорт киеменнән киенгән һәм кулындагы пакетын болгый-болгый биегән кешене башта танып булмый, ул дөбер-шатыр бии, хәтта Русланны да биетеп алмакчы була. Әмма Кираметдинов 1-2 генә баскалап ала да, Тямай хәтле үк булдыра алмам, диптер инде, соңгы ноталарын гына сузарга тотына. Сәхнәгә очып менеп, җыр вакытында идән такталарын дер селкеткән биюченең Фирдүс Тямаев икәнен тамашачы да танып ала. Тямай үзе дә, кулларын сузып, тамашачы алдына ыргыла. Үзенеке түгел, Кираметдинов концерты булса да, күпме энергия җыеп төште, ахры, бу мизгелдә Тямай. Бу урында Кираметдинов сузган «эээээ» авазын да мактап китми ярамас, ул көйне тартып бетергәнче, Тямайга күңелсез була башлады бугай хәтта. Руслан Кираметдинов тавыш диапазоны белән шаккатыра да, сокландыра да белә шул. Тямаев кулындагы пакетта коробкага салынган бүләге дә б
Руслан Кираметдиновны Фирдүс Тямаев сәхнәдә биетмәкче булган, тик барып чыкмаган
8 сентября 20238 сен 2023
3
1 мин