Ришат Фазлыйәхмәтов шикле генә видео яздырган. Видеоны ул урманда төшергән һәм мунчага ак чыршы себеркесе (миллеге) җыярга килүен әйтә. Пихта ботакларын кулына алып ул: «Урманга бер елны Тәтишканы алып килгән идем. Тәтишка курыкты, урман эчендә калдырып киткән иде», – дип сөйли башлый. «Әйдә кайтыгыз мунчага, кызлар, чабам сезне, – дип, астан гына елмая Ришат Фазлыйәхмәтов. – Ә, кызлар, дидеммени мин?» – дип, камерага уйнап та ала. Тәтишканың кем булуы турында бөтенләй хәбәрдар булмаганнар өчен: Тәтишка – Эльмира – Ришат Фазлыйәхмәтовның икенче хатыны, алар никах белән генә яшәде. Күптән түгел пар аерылышулары турында хәбәр итте. Бу видеода шунысы шикләндерә: Ришат Тәтишкасын телгә алган вакытта бик тә бәхетле күренә, ул ихлас елмая, күзләре балкый. Кыскасы, күптән түгел генә «хыялындагы хатыны» белән аерылышкан, хәсрәткә баткан иргә охшамаган Ришат. Бәхеттән балкый. Видеоны төшереп торучы да үзен бик тыныч тота, тавыш та чыгармый, күләгәсен дә күрсәтми. Видеоны Тәтишка үзе төшерә, дип
Ришат Фазлыйәхмәтов кызларны мунчага чакырып, шикле видео яздырган
6 сентября 20236 сен 2023
1
1 мин