Актаныш районының Түке авылында Денис Сергинны соңгы юлга озаттылар. Ул махсус хәрби операциядә 14 август көнне һәлак булган. Денис Сергин Батырлык ордены белән үлгәннән соң бүләкләнгән. «Күршекәем Денис, урының оҗмах түрләрендә булсын. Әти-әнисенең, туганнарының кайгысын уртаклашам»; «Барыбыз өчен дә, Түке халкы өчен дә бик авыр югалту! Инде илләребездә тынычлык урнашып, кайгылы хәбәрләрләр килмәсен иде, югалтулар, күз яшьләре булмасын иде! Әти-әнисенең, туганнарының, Түке халкының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!»; «Фидания, кайгыңны уртаклашам.... Урыны җәннәттә булсын...», – дигән сүзләр язганнар бу фаҗигале хәбәр астына «Актаныш-информ» төркемендә. Матәм мәрәсимендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының үзәк район администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, авыл халкы, туганнары, дуслары катнашты, дип яза район газетасы сайты. Денис Юрьевич 1991 елның 12 августында Чаллыда туган. Чаллы шәһәренең 58нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә